Сез сорадыгыз- без булдырдык!
Иң көтелгән чараларның берсе - Халык җәүһәребез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Рисәнә Мостафинаның концертына рәхим итегез!
Проектның максаты – сәхнәләрдә бик үк күренмәгән, әмма бик тә талантлы, моңлы җырчыларыбызны табу һәм халыкка таныту.
Ә Рисәнә Мостафина моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы, гомере буе халкыбызга, үз туган районына хезмәт иткән, Татарстанда гына түгел, хәтта Россиянең төрле төбәкләрендә дә җырлаган.
Аның сагышлы, моңлы җырларын тыңлау да күңелне бушата, тынычландыра.
Кабатланмас моң белән очрашуга ашыгыгыз!
Ә иң мөһиме, ул - үзебезнеке, гади һәм шундый сәләтле!
8 декабрь 18:30да Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә көтеп калабыз!
Билетлар: